Минтимер Шәймиев Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасында катнашты

2019 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Бүген, Бөек Ватан сугышында Җиңү Көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында Дан мемориалы коллоннадасындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Социалистик Хезмәт Герое, галим-конструктор һәм җәмәгать эшлеклесе Илдус Мостюков, “ТР Ветераннар берлеге” республика ветераннары (инвалидлары) иҗтимагый оешмасы рәисе, генерал-майор Әхәт Юлашев һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов ветераннарны сәламләде һәм Җиңүнең 74 еллыгы белән котлады. 

Мәңгелек утка чәчәкләр салганнан соң, Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Алексей Песошин һәм чарада катнашучылар сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Алга таба Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады, Казан горнизонының мактаулы караул ротасы  марш белән узды. 

Аннары дәрәҗәле кунаклар Аналар һәм тол хатыннар һәйкәленә чәчәкләр салдылар. 

Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында урнаштырылган яңа һәйкәл – тыл хезмәтчәннәре һәйкәлен карады. Һәйкәл курган формасында, анда кылыч куелган сандал һәм бодай башаклары сурәтләнгән. Татарстан Президенты Җиңүгә зур өлеш керткән предприятиеләр турында мәгълүматларны өстәп, мемориалны эшләп бетерергә тәкъдим итте. 

“Казан” К-403 су асты көймәсе рубкасы мемориалы янында чарада катнашучыларны Һәрби-диңгез флоты ветераннары һәм яшь кадетлар каршы алды.

Тантаналы чара бергәләп фотога төшү белән тәмамланды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International