М.Шәймиев: "Кредитларга бәйле булмаган районнар кризисны җиңелрәк кичерәчәк"

2008 елның 6 декабре, шимбә

6 декабрь көнне Татарстан Президенты республиканың Әтнә муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды.

Республика башлыгын ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТРның баш инвестиция-төзелеш идарәсе башлыгы Рим Халитов, Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов озатып йөрде.

Район белән танышу күңелле вакыйгадан - Түбән Көек авылында социаль үзәкне ачудан башланып китте. Әлеге үзәк узган елның май аенда төзелә башлап, агымдагы елның ноябрь аенда тәмамланган. Заказчы - ТРның баш инвестиция-төзелеш идарәсе. Социаль үзәктә 125 укучыга исәпләнгән мәктәп, спорт залы, 140 кешелек авыл клубы, 14 кешегә исәпләнгән уку залы булган китапханә, медицина пункты, авыл җирлеге Советы, авыл почта бүлеге өчен кабинетлар урнашкан. Социаль үзәкнең директоры - Сөмбел Кәдимова.

Түбән Көек авылы урта мәктәбе 1933 елда ачыла, аның бинасы "Якты Юл", "Таң нуры", "Ворошиловка" күмәк хуҗалыклары хисабына төзелә. 1934-1935 уку елында мәктәпне 30 укучы тәмамлап чыга. Бирегә укучылар якын-тирәдә урнашкан алты авылдан йөреп укый. Мәктәпне агач бинасы икенче урынга да күчерелә, 1956 елдан башлап анда комплекслы ремонт үткәрелмәгән.

2007-2008 уку елында мәктәптә Түбән Көек, Яңа Шимбер, Иске Шимбер, Әйшияз авылларыннан 64 укучы белем алган. Быелга уку елында укучылар саны 77гә җиткән, Югары Көек авылы балалары да бирегә йөреп укый башлаган. Укучыларны мәктәп автобусы йөртә.

Үзәкне ачу тантанасында Түбән Көек авылы халкын сәламләп, Минтимер Шәймиев әлеге авыл мәктәбен Самат Шакир, Лена Шакирҗан кебек танылган шагыйрьләр, галимнәр тәмамлавын билгеләп үтте. Район биредә татар халкының традицияләре, гореф-гадәтләр саклану, буыннан-буынга тапшырылу белән аерылып тора.

Республика башлыгы мәктәпкә компьютер сыйныфы, ноутбук, тарих һәм математика фәннәре буенча методик әдәбият комплекты бүләк итте. Минтимер Шәймиев яңа автобус та ышандырды.

Символик тасманы кискәннән соң, кунаклар яңа үзәк белән танышты. Спорт залында яшь көрәшчеләр үз осталыгын күрсәтте. Мәктәп кабинетларында заманча җиһазлар урнаштырылган, биредә аш әзерләү, тегү осталыгына өйрәнер өчен дә урын бар. Шулай ук биредә фельдшер-акушерлык пункты да урнашкан, анда авыруларны участок терапевты кабул итә, шәфкать туташы да бар.

Соңыннан республика Президенты яңа клубта Түбән Көек авыл халкы белән очрашты. Сөйләшү барышында көн кадагындагы актуаль проблемалар хакында фикер алышынды. Аерым алганда, мәгариф өлкәсендәге оптимальләштерүгә кагылып, М.Шәймиев аның акчаларын янга калдыру өчен түгел, ә авыл балаларының нормаль шартларда, заманча җиһазлар урнаштырылган сыйныфларда укый алуы максатларында үткәрелүен ассызыклады. Әтнә районында бер генә мәктәп тә ябылмаган, бары 9 сыйныфлы белем бирү йорты гына башлангычка әйләнгән. Туучылар саны артуны билгеләп үтеп, республика башлыгы 10 елдан соң мәктәпләрнең укучылар белән тулы булачагын ассызыклады, шуңа күрә бүген берничә елдан соң яңа белем бирү учреждениеләре төземәс өчен, булганнары саклап калырга кирәк.

Икътисади кризиска бәйле рәвештә республика кичерә торган кыенлыкларга кыскача тукталып, республика башлыгы бюджет тармакларында эшләүчеләргә хезмәт хаклары түләнәчәк дип ышандырды. Кризис - вакытлы күренеш, дип дәвам итте Президент, районга бу шартларда ирешелгән уңышларын саклап калу зарур. Икмәк бар, терлек азыгы да юк түгел, әмма уңышны арзан бәядән сатарга кирәкми, вакыт үткәнен көтәргә кирәк. Сөт терлекчелеге булган хуҗалыкларда җиңелрәк - анда көн саен сатылган продукциядән акча керә. Аның фикеренчә, инвесторларга бәйле булмыйча, хуҗалыкларын үзләре алып баручы Әтнә һәм Балтач районнарына бу вакытны үтү җиңелрәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International