Минтимер Шәймиев: "Очкычлар төзелеше - төрле өлкәләрдә хезмәт куючы галимнәрнең уртак тырышлыгы"

2007 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

16 августта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе" федераль дәүләт унитар предприятиесенә (КАПО) 80 ел тулу уңаеннан оештырылган бәйрәм тантанасының мактаулы кунагы булды.

Тантана махсус юбилейга дип иҗат ителгән заводның гимны белән ачылып китте.

Илбашы шәхсән үз исеменнән, ТР Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы исеменнән юбилей сәбәпчеләрен бәйрәмнәре белән тәбрикләде. "Хөрмәтле очкыч төзүчеләр! Сез һәм предприятиенең барлык "горбуновчылары" даһи тарихның барлык чорларында да җиңелүнең нәрсә икәнен белмәдегез, һәрвакыт җиңү яуларга омтылдыгыз", - дип башлады Минтимер Шәймиев котлау чыгышын һәм аларга фидакарь тырышлыгы өчен тирән рәхмәтен ирештерде. "Очкычлар төзелеше һәрвакыт гыйлем көндәшлеген таләп итә, бу төрле өлкәләрдә хезмәт куючы галимнәрнең хезмәтләренең - алдынгы конструкторлар, инженерлар, техникларның уртак җимеше. Сез һәммәгез дә элиталы эшче сыйныф вәкилләре", - дип мөрәҗәгать итте залдагыларга республика башлыгы. "Акыл һәм тырышлык бердәмлеге һавага иң нык, яхшы очкычлар җибәрү мөмкинлеген бирә", - ди Президент.

"Нәкъ менә 80 ел элек индустриализация чәчәк ата башлады. Бүгенге яшьләр махсус җайланмалар булмаган килеш тә, очкычларны сафка бастырырга ашкынучыларның киңкырлы тырышлыгын нечкәлегенә кадәр күз алдына китерә алмаячак. 30 нчы елларда завод төзелеше, очкычлар җитештерә башлауны гамәлгә кертү - халык батырлыгы. Безнең халык мөмкин булмаган кебек тоелган хыялларны чынга ашыра алды", - ди Минтимер Шәймиев.

Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, сугыш елларында бөтен халык тылда һәм фронтта дошманга каршы көрәшкәндә, ил данын якларга һавага дистә меңләп очкыч күтәрелде. Тарихның шушы битләрен һич тә онытырга ярамый. Очкычлар төрле четерекле чорларда тынычлыкны тәэмин итүчеләр булды", - дип белдерде Президент.

Минтимер Шәймиев кузгаткан фикерләрнең берсе бүгенге көндә илдә очкычлар төзелеше белән бәйле хәлгә кагылды. "Нинди генә юнәлештә дә алга китеш сизелә башлый икән, дөнья күләмендә тәнкыйть сүзләре ишетелә башлый. Кыскасы, үсеш беркемгә дә ошамый. Ә артка тәгәрәү күзәтелә башласа, ялагайлану башлана. Россия көчле булырга, уяулыгын югалтмыйча, абруен күтәрергә тиеш. Казанышларыбыз белән горурланырга тулы хакыбыз бар", - дигән фикерләрен җиткерде Минтимер Шәймиев. "Мактанырлык очкычлар көн дә җитештерелми. Сугыш елларын, сикәлтәле чорны да сынмый-сыгылмый уза алдык, "салкын сугыш"та да бирешмәдек. Моның кадерен белергә кирәк", - дип саный ул. "Горбунов исемендәге зовод көндәшлеккә сәләтлеләр мәйданына чыгарга лаеклы. Үз кулларыбыз белән җитештерелгән очкычларны дөнья күләмендә тәкъдим итәргә тиешбез. Бу кискен көрәш. Без әлегә югары үрләргә илтүче сукмак башында гына, Эльбрусның югары ноктасы әле офык кебек кенә күренә. Без теләсә-нинди һава шартларында югары баскычларга атлап менүебезне туктатмаска бурычлыбыз", - дип, Минтимер Шәймиев кырыс базар һәм сәяси шартларда оешма җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә нык торырга киңәш итте. Ул заводның уңышларында аның җитәкчесенең өлеше зур булуын да ассызыклады. "Ватаныбызда очкычлар төзелеше югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Җитди гамәлләр лаеклы хезмәт хакы белән үрелеп барырга тиеш", - дигән фикерен яңгыратты илбашы. "Республика куәте моңа ныклы мөмкинлекләр юлын ача", - дип, ул дәүләт заказларын вакытында үтәргә кирәк дигән теләкләрен җиткерде.

Тантанада Президент КАПО коллективына ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды. Алдынгы хезмәткәрләрне ТР "Фидакарь хезмәте өчен" медале, "Татарстанның атказанган төзүчесе", "ТР атказанган икътисадчысы" кебек Мактаулы исемнәре белән бүләкләде.

Бәйрәм ашы - кара-каршы дигәндәй, Минтимер Шәймиев үзе дә тантанадан бүләксез китмәде. "Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе" предприятиесе коллективы исеменнән аңа "I дәрәҗәле хезмәт казанышлары өчен" күкрәк билгесе тапшырылды.

Оешманың барлыкка килү тарихына күз салсак, 1927 елның маенда СССР Хезмәт һәм сак советы карары белән элеккеге Мәскәү машина төзелеше заводы авиация предприятиесенә әверелә. Берничә ай дәвамында завод дөньяда беренче "АНТ" тоташ металлдан эшләнгән очкычларны зәңгәр күккә очыра. 1941 елның ноябрендә С. П Горбунов исемендәге Мәскәү авиазаводы Казанга күчерелә. Сугыш елларында Пе-2 һәм Пе-8 бомбардировщиклары чыгарылышын җайга сала. Тәүлегенә 10-12 канатлы машина җитештерүнең күренмәгән тизлегенә ирешелә.

Сугыш елларыннан соң да саклау юнәлешендәге продукция предприятиенең тауар номенклатурасында әйдаманлык позициясендә кала бирә. СССР һәм АКШ каршылыгында ТУ-4 стратегик бомбардировщигы ил сагына баса. Аларга алмашка килгән Ту-16 реактив бомбардировщиклары ватан реактив авиациягә нигез сала. Бу елларда шулай ук Казанда тәүге тапкыр Ту-104 пассажир реактив лайнерлар җитештерелә башлый. КАПО Ту-22 һәм Ту-160 стратегик бомбардировщик-ракетоносецлар, Ил-62 магистраль пассажир очкычлары белән дә дан казана. 1990 еллар уртасында завод хакимият ярдәме белән "Ту-214" уртамагистраль пассажир очкычларының серияле җитештерүчәнлеген үзләштерә, соңрак исә, Ту-334 якынмагистральле модификациягә якынлаша.

Горбунов исемендәге КАПО генераль директоры Наил Хәйруллин котлау чыгышында КАПОны чын мәгънәсендә стратегик билгеләнешле завод итеп атады. "Хәрби завод, заманча таләпләргә җавап бирерлек гражданнар очкычларын җитештерүне тиз үзләштерде. Без бер генә минутка да югары башлангыч гамәлләрдән баш тартмадык, ышанычлылыкны кире какмадык. Нәтиҗәдә, бердәм фикердәшләр коллективы формалашты", - дип, Наил Хәйруллин очкычлар төзелешенең якты киләчәгенә өметләрен баглады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International