Минтимер Шәймиев: “Безне дөнья җәмәгатьчелегенең ишетүен телибез”

2007 елның 2 феврале, җомга

“Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме башкарма комитет төзергә һәм махсус фонд гамәлгә кертергә тели. Бу хакта 2 февральдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Истанбулда тәмамланган форум нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә белдерде.

Татарстан башлыгы сүзләренә караганда, кичә стратегик күзаллау төркеме катнашучылары оештыру структурасы төзү зарурлыгы турындагы бердәм фикергә килгән. “Эшебез тагын да нәтиҗәлерәк барсын өчен төркемнең берничә әгъзасыннан торган башкарма комитет төзелергә тиеш”, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. Ул шулай ук оешма планнарында махсус фонд төзү барлыгын әйтте, аның ярдәмендә төрле проектлар, әйтик, китаплар нәшер итү, интернет-журнал ачу финансланачак.

Беренчеләрдән булып толерантлык проблемаларына багышланган китап чыгар дип көтелә. Моннан тыш, ТР Президенты билгеләп үткәнчә, мөселман-христиан диалогы үсешенә керткән өлеш өчен махсус премияне гамәлгә кую ниятләнә.

Кичәге утырыш барышында шулай ук 2007 елда Татарстанның Ислам конференциясе оешмасының “Диалог һәм хезмәттәшлек өчен” яшьләр форумы әгъзалары төркемен кабул итүе турында килешенгән. Делегация яшьләр лагерында бер атна кунак булачак һәм эшләячәк.

“Бу – безнең тәүге адымнар, безнең идеяләребез күп әле, - дип билгеләп үтте Татарстан лидеры. – “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркемендә бер-беребезне ишеткәч, безне дөнья җәмәгатьчелегенең дә ишетүен телибез”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International