Минтимер Шәймиев: “Җитәкче бар – уңыш та бар”

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Бүген “Пирамида” комплексында  “Ел җитәкчесе – 2019” республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.

Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Быел  икътисадның төрле тармакларыннан 83 предприятие һәм оешма җитәкчесе конкурс лауреаты булырга дәгъва белдерде.

2019 ел йомгаклары буенча 16 предприятие җитәкчесе лауреат булды.  

Тантана башланыр алдыннан  “Татарстан – 2019” фильмын күрсәттеләр.

Тантанада катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул 2020 елга төп бурычларны билгеләде, республиканың директорлар корпусының республиканы социаль-икътисадый үстерүгә керткән өлешләрен билгеләп үтте. Барысын да Яңа ел белән котлады, эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде.  

“Киләсе ел тарихи вакыйгаларга бай булачак: ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы. Безнең предприятиеләр бәйрәм чараларында актив катнашырлар һәм үзләреннән өлеш кертерләр, дип уйлыйм”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Алга таба Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.   

Аннары республика конкурсында җиңүчеләр игълан ителде. Татарстан Республикасы Премьер-министры , конкурс комиссиясе рәисе Алексей Песошин лауреатларга алтын күкрәк тамгалары һәм дипломнар тапшырды.  

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш”  республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фондының Хәйриячеләр китабының унынчы томын һәм рәхмәт хатлары тапшырды.

“Президенттан һәм республика җитәкчеләреннән башлап, безнең җитәкчеләр  - уңышны булдыручылар. Җитәкче бар – уңыш та бар, ә республиканың уңышы – шул уңышлар суммасы”, - диде Минтимер Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International