Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Бүген Казанда VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышы узды.  

Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчеесе  Әсгать Cәфәров, ТР Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты.

Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Дәүләт Советы утырышында өч укылышта 2019 елга һәм 2020 һәм 2021 елларның план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде, беренче укылышта “Тәмәкесез никотинлы продукцияне, никотин кертү электрон системаларын балигъ булмаганнарга сатуны тыю турында һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты кабул ителде, җәмәгать судьялары сайланды, ТР Иҗтимагый палата әгъзалары расланды.

Депутатлар шулай ук  “2019 елга, 2020 һәм 2021 елларның план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында республика закон проектын карадылар.

Фәрит Мөхәммәтшин 2019 елда алтынчы чакырылыш парламент эшенә нәтиҗәләр ясады һәм якын арадагы эшчәнлек өстенлекләрен билгеләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International