Минтимер Шәймиев: “Россиянең табигать, тарихи һәм мәдәни мирас объектларын өйрәнүдә һәм популярлаштыруда Татарстанның зур потенциалы бар”

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

2-9 декабрьдә Казанда “Астрономия һәм дөнья мирасы”  халыкара форумы уза. Анда 19 илдән халыкара экспертлар, Халыкара астрономия берлеге вәкилләре, профильле академия институтлары  һәм РФА үзәкләре, Циолковский исемендәге Россия космонавтика академиясе, илкүләм һәм төбәк академияләре, Россия һәм чит илләр астрономия обсерваторияләре  җитәкчеләре һәм әйдәп баручы галимнәре катнаша.

Бүген Казан ратушасында форумның пленар утырышы -“Астрономия обсерваторияләренең тарихи-мәдәни һәм фәнни мирасы: объектларның күренекле универсаль кыйммәтен формалаштыру” дигән халыкара конференция узды.

Пленар утырышны ЮНЕСКОның мәдәниара диалог буенча Махсус илчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев ачты һәм алып барды.

Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында республикада мәдәни мирасны саклау, мәдәниара һәм динара диалог өлкәсендә халыкара оешмалар белән хезмәттәшлекнең уңай тәҗрибәсе урнашты, дип билгеләде.

 “Астрономия мирасы кеше цивилизациясенең һәм дөнья мәдәниятенең, кешенең дөньяны, табигатьне һәм галәмне белүгә тарихи омтылышы белән бәйле бөек казанышыннан гыйбарәт. Астрономия күзәтүләре барлык Көнчыгыш һәм Көнбатыш цивилизацияләренең беренче фәнни белемнәре формалашуының аерылгысыз өлеше булып тора”, -диде ул.

Ул шулай ук форумда катнашучыларны Казан астрономия мәктәбе һәм Энгельгардт исемендәге Казан обсерваториясенең барлыкка килү тарихы һәм Казан университеты астрономнарының казанышлары белән таныштырды.

Утырышта шулай ук Халыкара астрономия берлегенең  Бөтендөнья мирасы һәм астрономиясе комиссиясе президенты, Гамбург университеты һәм Гамбург обсерваториясе профессоры Бабетта Эмма Гудрун Вольфшмидт, РФА академигы Михаил Маров, РФА мөхбир әгъзасы, Пулково обсерваториясе фәнни җитәкчесе Александр Степанов, КФУ ректоры Илшат Гафуров чыгыш ясады.

Форумда катнашучылар шулай ук Россия һәм Татарстан фәннәр академияләре академигы, Германиянең Астрофизика институты директоры Рәшит Сүняевнең видеомөрәҗәгатен күрделәр. РФ мәдәният министры Владимир Мединскийның сәламләвен РФ Мәдәният минстрлыгының Идел буе федераль округы буенча идарәсе җитәкчесе Глеб Петухов укыды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International