Минтимер Шәймиев Төркиянең Казандагы Генераль консулы белән очрашты

2019 елның 11 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Исмет Эрикан белән очрашты.

1996 елда Казанда Төркия Республикасының Генераль консуллыгы ачылганнан бирле Исмет Эрикан - уникенче Генераль консул. Ул үз вазифаларына агымдагы елның  беренче октябрендә кереште.

Дипломатик хезмәте вакытында Эрикан әфәнде Төркия Тышкы эшләр министрлыгында һәм АКШ, Болгария, Сингапур һәм башка илләрдә Төркиянең тышкы вәкиллекләрендә эшләгән.

Минтимер Шәймиев Төркия дипломатын яңа вазифага керешүе белән котлады. Казанда Төркиянең Генераль консуллыгын булдыру үзгәртеп кору елларының  казанышы булды, Татарстан Президентының Төркия Президенты Тургут Озал белән очрашуы мөмкин булганнан соң, Төркия белән Татарстан арасындагы төрле яклы мөнәсәбәтләр өчен юллар ачылды, дип билгеләде ул.

Әңгәмә барышында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе һәм Төркиянең Казандагы Генконсулы мәдәният, мәгариф, телне һәм тарихи мирасны саклау өлкәсендә уртак проектлар мөмкинлекләре турында фикер алышты.

Исмет Эрикан Минтимер Шәймиевкә җылы кабул итүе өчен рәхмәт белдерде һәм күп еллар дәвамында Төркия Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында күп яклы хезмәттәшлекне үстерүгә зур өлеш керткән Татарстанның беренче Президенты, тәҗрибәле сәясәтче белән танышуына шат булуын билгеләде.

“Төркия һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлек Төркия-Россия мөнәсәбәтләрен ныгытырга ярдәм итә”, - диде Исмет Эрикан һәм киләчәктә дә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесенең Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы эшчәнлегенә ярдәм итәчегенә ышаныч белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International