Минтимер Шәймиев VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышында катнашты

2019 елның 20 сентябре, җомга

Бүген Кзанда VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышы узды.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты.   

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисен сайлаганчы билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышын иң өлкән депутат Марат Галиев алып барды.

Көн тәртибенең төп мәсьәләләренең  берсе Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисен сайлау булды. Ике кандидатура тәкъдим ителде – “Бердәм Россия” БСПнең ТРБ секретаре Фәрит Мөхәммәтшин һәм КПРФның ТРБ беренче секретаре Хафиз Миргалимов. Һәрберсе тавыш бирер алдыннан депутатлар каршында чыгыш ясады. Аннары күпчелек тавыш белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе итеп Фәрит Мөхәммәтшин сайланды. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны вазыйфасына сайлануы белән котлады. Ул ассызыклаганча, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы спикерының тәҗрибәсе һәм күнекмәләре сайлаучылар белән дә, детутатлар белән дә, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, федераль структуралар белән дә нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә ярдәм итәчәк.   

Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты депутатларның барысын да  сайланулары белән тәбрикләде. “Эшкә сәләтле парламент формалашты, аңа эшлекле һәм абруйлы кешеләр керде, - диде ул. – Парламент составы 48 процентка яңарды. Партияләр вәкиллеге киңәйде. Ышанам, сәяси карашларның төрлелегенә карамастан, сез барыгыз да республиканың күп милләтле халкына намуслы хезмәт итәргә, сайлаучыларның наказларын үтәргә омтылуда бердәмдер”.

Рөстәм Миңнеханов депутатларга закон чыгару процессына актив кушылуларын һәм яңа идеяләр кертүләрен теләде. “Ә тәҗрибәле депутатлар иң беренче чиратта эшнең дәвамлылыгын тәэмин итәчәкләр. Бу парламентка яңа импульс һәм эшчәнлегендә тотрыклылык бирәчәк”, - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Бүген тагын депутатлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасарларын сайладылар, алар: Марат Әхмәтов, Юрий Камалтынов һәм Татьяна Ларионова. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре итеп Лилия Маврина сайланды. 

Искәртәбез, VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар 8 сентябрьдә узды. Мандатларның иң күп өлеше  “Бердәм Россия” партиясендә.  КПРФ нәтиҗәләрен икеләтә арттырды һәм алты мандат алды. Яңа чакырылыш парламентта ЛДПР, “Гадел Россия” һәм “Партия Роста” вәкилләре булачак. Алар бар да бер мандатлы округлар буенча сайланган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International