Казанда архитектура өлкәсендә халыкара Ага Хан премиясен тапшыру тантанасы узды

2019 елның 13 сентябре, җомга

Бүген Казанда, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында архитектура өлкәсендә халыкара Ага Хан премиясен тапшыру тантанасы узды.

Тантанада Принц Кәрим Ага Хан IV һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының попечительләр советы рәисе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев,  ТР Дәүләт Соеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм БДБ, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык җитәкчесе Элеонора Митрофанова, ЮНЕСКОның элеккеге генераль директоры Ирина Бокова катнашты.

Тантаналы чара башланыр алдыннан Ага Хан премиясе лауреатлары турында фильм күрсәтелде.

Премия 1977 елда билгелән, җиңүче-проектлар 1 миллион АКШ доллары күләмендәге приз фондын үзара бүлешәчәк. Бәйгедә 39 илдән барлыгы 380 проект катнашкан. Нәтиҗәдә, 16 илнең 20 проекты финалга үткән. Алты премиянең берсенә Татарстанның “Республиканың иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы” проекты лаек булды.

Тантана Элеонора Митрофанова чыгышы белән ачылды. “Ага Хан премиясен Татарстан Республикасында тапшыру гыйбрәтле. Татарстан җирлеге - гүзәл як. Монда соңгы елларда гына да ике объект - Болгар шәһәре белән Зөя утрау-шәһәре ЮНЕСКО исемлегенә керде. Болар барысы да Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең һәм Татарстанның күп милләтле, хезмәт сөючән халкының тырышлыгы белән башкарылды”, - диде ул.

Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм барлык татарстанлылар исеменнән республика тарафыннан гамәлгә ашырыла торган программаны югары бәяләгән һәм бу тантананың Казанда уздырылуы өчен рәхмәт белдерде.

“Без халкыбызның бай тарихи-мәдәни мирасына таянабыз. Милләтара һәм динара тынычлыкны һәм килешүне саклауга аерым игътибар бирәбез. Безнең өчен борынгы Болгарның изге мөселман җирләре дә, Зөя утрау-шәһәренең православие урыннары да, Казан Кремле дә бер үк дәрәҗәдә кадерле. Бу өч объект ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелде. Бу эшне без,инде күп тапкырлар әйткәнемчә, бар халык бергә “чын күңелдән –күңел өчен” эшлибез. Безнең өчен Бангладеш, Палестина, Берләшкән Гарәп Эмирлекләре, Сенегал һәм Бахрейннан тагын биш проект белән бер рәттән архитектура өлкәсендә Ага Хан премиясенә лаек булу зур дәрәҗә. Әлеге җиңүгә ирешү, дөрес юлдан барганыбызга ышаныч өсти. Бу премияне без югары бәя итеп кабул итәбез”,- дип билгеләде ул.

Аннары Принц Кәрим Ага Хан IV һәм Минтимер Шәймиев премия лауреатларына сертификатлар тапшырдылар: Аркадия мәгариф проекты (Бангладеш), Палестина музее (Палестина), "Васит Ветланд" үзәге (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре), Алион Диоп университеты фәнни-тикшеренү бүлеге (Сенегал), Мухаррак яңарышы (Бахрейн).

Татарстанның “Республиканың иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы” проектына премия сертификаты Минтимер Шәймиевкә тапшырылды.

Принц Кәрим Ага Хан IV Минтимер Шәймиевкә Татарстан мирасын саклауда күпьеллык тырышлыгы өчен аерым рәхмәт белдереп, “махсус сертификат” -  Ага Хан мәдәният фонды тарафыннан бастырылган,  “Мирас һәм диалог” китабын тапшырды.

 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International