Минтимер Шәймиев һәм Принц Кәрим Ага Хан IV борынгы Болгар шәһәрендә булдылар

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Принц Кәрим Ага Хан IV Болгар тарих-археология комплексында булдылар.

Аларны БДБ, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык җитәкчесе Элеонора Митрофанова, ЮНЕСКОның элеккеге генераль директоры Ирина Бокова, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, “Яңарыш” Республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Спас районы башлыгы Камил Ногаев, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-саклаулыгы Фәрхәт Мөхәммәтов озата йөрде.

Принц Кәрим Ага Хан IV - Архитектура буенча абруйлы халыкара премиягә нигез салучы. Ул Татарстанга архитектура өлкәсендә халыкара премия җиңүчеләрен бүләкләү өчен килгән. Тантана иртәгә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узачак.

Болгар җиренә килеп җитүгә, Минтимер Шәймиев Принц Кәрим Ага Ханны Болгар ислам академиясе комплексын карарга чакырды. Академиянең ректоры Даниял Абдрахманов кунакларны уку йортының эшчәнлеге белән таныштырды.

Минтимер Шәймиев һәм Принц Кәрим Ага Хан уку аудиторияләрен карадылар һәм студентлар белән аралаштылар.

Аннары күп функцияле залда – академиянең амфитеатрында Кәрим Ага Хан премиясе тапшырылу уңаеннан “Архитектура өлкәсендә халыкара Ага Хан премиясе” махсус почта маркасын чыгару тантанасы узды. Барлыгы әйләнешкә 150 мең данә чыгарылачак.

Минтимер Шәймиев үзенең сәламләү сүзендә дәрәҗәле кунакка Татарстанга килгәне өчен рәхмәт белдерде. “Безнең җирләргә кадәр килеп җитүегез өчен Сезгә бик зур рәхмәт. Сез халкыбызга, дин тотучыларыбызга, Россия Федерациясенә, безнең барыбызга да хөрмәтегезне күрсәттегез”, - диде ул.

“Монда булу һәм бу тантанага җыелучыларның барысын да ихластан сәламләү минем өчен зур горурлык. Дини кыйммәтләребезне саклавыбыз бик кирәк. Минем өчен бу чарада катнашу зур бәхет. Марка бөтен җиһанда тынычлыкны саклау өчен мөһим”- дип билгеләде Принц Кәрим Ага Хан IV.

Алга таба кунаклар Ак мәчетне карадылар һәм алар өчен Болгар тарих-археология комплексында экскурсия уздырылды. Алар Болгар цивилизациясе музеенда булдылар, Хәтер билгесендә дөньядагы иң зур басма Коръәнне  карадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International