Минтимер Шәймиев X Халыкара мәктәп укытучылары фестивален ачу тантанасында катнашты

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев X Халыкара мәктәп укытучылары фестивален ачу тантанасында катнашты.

Тантаналы чара Алабуга шәһәрендә узды.

Форумга Россиянең төрле төбәкләреннән 500 дән артык укытучы килгән .

Ачылыш тантанасының дәрәҗәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы Татьяна Ларионова бар иде.

Форум башланыр алдыннан Минтимер Шәймиев, Татьяна Ларионова һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов “Мәгариф” милли проекты кысаларында тематик күргәзмә белән танышты.

Исегезгә төшерәбез, Минтимер Шәймиев бүген Алабуга районында узган “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясендә дә катнашты.

Минтимер Шәймиев форумда лекция укыды. Ул барлык укытучыларга балаларны кайгыртулары, шулай булгач безнең киләчәгебезне дә кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде.

“Мәктәп укытучылары фестивален сез унынчы ел уздырасыз инде, мин мондый очрашуларны дәвам итәргә кирәк дип саныйм һәм без фестивальгә ярдәм итәчәкбез”,- диде ул.

Минтимер Шәймиев Алабуга кебек шәһәрләрнең һәрвакыт аңа ошаганын сөйләде. Ул мәктәптә укыган елларда аларны Алабуга институтын тәмамлаган укытучылар укытканын искә алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International