Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 49 нчы, йомгаклау  утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Хөкүмәте әгъзалары катнашты.

Депутатлар 40 мәсьәләне карады, аларның сигезе –  республика законнары проектлары, өчесе – Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы,  унбере – федераль законнар проектлары һәм төбәкләрнең закон чыгару инициативалары.

Парламент рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин  утырышта биш еллык эшкә йомгак ясады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында бишенче чакырылыш парламентарийлар эшенә йомгак ясап, барысына да тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.  

Ул билгеләп үткәнчә, хакимиятнең барлык тармакларының уртак эше республиканы социаль-икътисадый үстерүне тәэмин итте; халыкның тормыш сыйфатын арттыру бурычларын бер-бер артлы хәл итәргә ярдәм итте. Илкүләм проектлар 2012 елгы май указларының  мантыйкый дәвамы булды.

“Тулаем алганда, Дәүләт Советы эше шактый нәтиҗәле булды. Моңа депутатлар корпусының бердәм хезмәте, халык, гражданнар җәмгыяте институтлары белән актив эш, Хөкүмәт белән нәтиҗәле хезмәттәшлек нәтиҗәсендә ирешелде”, - диде Президент. Ул шушы чакырылыш депутатлары белән берлектә, «Стратегия 2030» кабул ителгәнен искәртте.

Аның фикеренчә, парламент эшендә фән һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләрне тәэмин итү өчен эксперт берләшмәләрен булдыру, “Ачык Татарстан” мәгълүмати порталында закон проектлары буенча фикер алышу мәйданчыгын булдыру уңай чагылыш тапкан.

“Кабул ителгән законнарның гамәлгә ашырылуына игътибар бирелүе дә мөһим. 2016 елда парламент контроле турында закон кабул ителү, 2017 елда законнарны мониторинглау буенча махсус комиссия булдыру шуңа ирештергән”, - ди ул.

“8 сентябрьдә яңа чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау узачак. Парламентка күпмилләтле халкыбызның иң яхшы, куәтле, энергияле вәкилләре килер дип ышанам. Һичшиксез, хәзерге депутатларның бер өлеше сайлаучылар ярдәме белән эшен дәвам иттерәчәк, бу закон чыгару органы эшчәнлегендә дәвамчанлыкны тәэмин итәчәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында.

Аның сүзләренчә, яңа көчләр һәм алдагы чакырылыш депутатлары тәҗрибәсе социаль-икътисади үсешкә, иҗтимагый-сәяси тотрыклыкны, милләтара һәм динара тынычлыкны ныгытуга юнәлдерелгән курсның уңышлы булачагына җирлек тудыра. “Парламентның яңа составы нәтиҗәле хезмәттәшлек, закон чыгару эше традицияләрен дәвам итәр дип ышанам”, - диде Президент.

Алтынчы чакырылыш депутатлары ике күренекле вакыйга – ТАССРның 100 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан эшли башлаячак, диде Рөстәм Миңнеханов.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International