Минтимер Шәймиев Франческо Бандарин белән очрашты

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКОның Халыкара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев Ага Хан Премиясе комитеты әгъзасы, ЮНЕСКО генераль директорының элекке урынбасары Франческо Бандарин белән очрашты.

Минтимер Шәймиев һәм Франческо Бандарин тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча “Яңарыш”  республика фонды эшчәнлеге турында экспозицияне карадылар. Минтимер Шәймиев кунакны Казан Кремлен, борынгы Болгар шәһәрен һәм Зөя утрау-шәһәрлеген яңадан торгызу буенча проектларның нәтиҗәләре белән таныштырды.

Франческо Бандарин үзенең Татарстанда элегрәк тә булуын, ә бу юлы Татарстанның мәдәни-тарихи мирасына һәм “Яңарыш” фондының аны саклауга керткән өлешенә багышланган китап проекты координаторы буларак килүен билгеләде.

“Без беләбез, Сез мираска зур әһәмият бирәсез һәм күп еллар аны яңадан торгызу белән шөгыльләнәсез. Сез барсыннан да бигрәк бу мәдәниятара диалог урнаштыруның шулкадәр мөһим булуын аңлыйсыз”, - дип ассызыклады Франческо Бандарин.

Алга таба Минтимер Шәймиев булачак китап өчен интервью бирде.

Очрашу барышында шулай ук дөньяда танылган Ага Хан фонды белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Быел сентябрьдә Казанда Фонд эшчәнлеген тәкъдир итү белән бәйле чаралар узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International