Минтимер Шәймиев: “Бу җир үсәргә һәм чәчәк атарга тиеш”

2019 елның 15 июне, шимбә

Бүген  Болгарда традицион “Изге Болгар җыены”  узды, ул Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми һәм ирекле рәвештә исламны кабул итүенә багышланган иде. Ел саен бу бәйрәмдә Россиядән һәм башка илләрдән килгән дистәләгән мең мөселман  катнаша. 

Бу чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Президентының Эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Ерёмин, Россия Мөселманнарының үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин һәм ТР Мөселманнарының диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, соңгы ун елда борынгы Болгар территориясе гаять зур үзгәрешләр кичерде. ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә бөек тарихи мирасны яңадан торгызып  булды, бу изге җирдә искиткеч туризм үзәге барлыкка килде, диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Болгар ислам академиясендә алданрак мөселман дин әһелләре белән очрашу узды, анда академиянең  киләчәге, Болгарда дини агартуга юнәлдерелгән балалар лагере оештыру турында да сүз барды. “Безнең өчен ислам дин генә түгел, бу безнең бабаларыбыз мирасы. Сезгә “Изге Болгар җыенында” катнашуыгыз өчен рәхмәт. Алга таба да бу матур бәйрәмдә очрашырбыз, дип өметләнәм”, - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Минтимер Шәймиев чыгышында борынгы Болгарны яңадан торгызуда бөтен республика катнашуын ассызыклады. Нәтиҗәдә тарихи һәйкәлләр генә түгел, бәлки  рухи байлыгыбыз да кайтарылды. “Бу безнең мирасыбыз. Алга таба эшне грамоталы оештырып, төп өлешен үстерергә һәм баетырга кирәк. Бу җир безнең рухыбызны күтәреп, илебезне ныгытып, телебезне һәм мәдәниятебезне саклап, үсәргә һәм чәчәк атарга тиеш. Бу безнең изге җиребез, безнең тарихыбыз. Аны сакларга кирәк!”, - диде ул. 

Алга таба Минтимер Шәймиев “Мәдәни мирас: Зөя утрау-шәһәрлеге һәм борынгы Болгар” комплекслы проектны гамәлгә ашыруда аерым өлеш керткән өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка “Яңарыш” республика фондының Хәйриячеләр китабының IX томын тапшырды. 

Хәйриячеләр китабын Минтимер Шәймиев шулай ук Тәлгать Таҗетдин һәм Камил Сәмигуллинга да тапшырды.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев борынгы Болгар территориясендәге яңа музейларны карадылар. Кунаклар Идел елгасы ярындагы Спасск шәһәре тарихына багышланган "Елга буендагы шәһәр" музее экспозициясе белән таныштылар. Абдулла Алиш музеен карадылар, ул атаклы балалар язучысының тормышы, иҗаты һәм батырлыгы турында сөйли. Шулай ук самавырлар коллекциясе күрсәтелгән “Болгар чәйханәсе” музеенда булдылар. Рөстәм Миңнеханов көрәш мәйданчыгында да булды. 

Аннан Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм башка кунаклар Җамигъ мәчете мәйданчыгында өйлә намазында катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International