“Болгарда эшләр план буенча бара дияргә була, ләкин бик киеренкелек белән. Чөнки кайсыбер объектларны ачуны көзгә планлаштырган идек, әмма республикада билгеләп үтеләчәк бәйрәмнәргә нисбәтләп, торгызыла һәм төзелә торган зур объектларны ике этапка бүлеп тапшырачакбыз” - бүген Изге Болгар җиренә эш сәфәре белән чыгып, шушы борынгы шәһәрдә торгызыла һәм төзелә торган 7 объектта эш барышы белән озаклап танышып йөргәннән соң, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шушы хакта шәрехләде.